Шамиловлар республика бәйгесендә җиңү яуладылар
.
Шамиловлар республика бәйгесендә җиңү яуладылар
Агымдагы елның 2 июнендә Бөгелмә шәһәрендә VIII республика иҗат эшләре күргәзмә-бәйгесе үткәрелде. Ул “Гаилә учагы – илһам чыганагы” дип аталды. Әлеге бәйгедә Сарманнан Шамиловлар катнаштылар. Алар уллыкка-кызлыкка сабыйлар алып, аларга гаилә җылысы бүләк итеп яшиләр. Бергәләп ясалган кул эшләре, сынлы сәнгатьнең матур үрнәкләре бәйге-күргәзмәне оештыручыларның, жюриларның зур игътибарына лаек була. Шамиловлар җиңүче исеменә һәм 1 дәрәҗә дипломга лаек булалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев