САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурс

Игътибар, дуслар! Чираттагы конкурсыбыз!

Һәр елның 15 сентябрендә Абдулла Алишны (1908 — 1944) искә алабыз. Шушы уңайдан "Сарман" газетасы балалар бакчасы һәм мәктәп укучылары арасында А.Алиш иҗаты буенча конкурс оештыра.

Рәсемнәрне теләсә нинди форматта ясарга була. Катнашырга теләүчеләр рәсем астына фамилия, исем, яшь һәм эшнең исемен күрсәтеп, редакциягә алып килә аласыз. Конкурс 14 сентябрьдән 21 сентябрьгә кадәр үтә. Эшләр 20 сенә хәтле кабул ителә. Көтеп калабыз! 
Абдулла Алиш татар әдәбияты тарихына балалар язучысы буларак кереп калды. Ул дистәдән артык әкиятләр язган. Бөек Ватан сугышы башлангач, Абдулла Алиш 1941 елның июль аенда фронтка китә, разведчик сыйфатында Орлов өлкәсендә барган каты сугышларда катнаша. 1941 елның 12 октябрендә Брянск шәһәре янында, Десна елгасы буенда чолганышта калып, фашистлар кулына әсир төшә. Берлиндагы төрмәдә Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләре белән очраша, алар белән бергә антифашистик оешмада эшли башлый. 1944 елның 25 августында 12 сәгать 12 минутта фашист палачлары Абдулла Алишны гильотинада җәзалап үтерәләр. Ләкин әдипнең гомерен үлем чикләми. Абдулла Алиш, көрәштәше Муса Җәлил кебек үк, туган халкы белән бергә киләчәккә горур атлап бара.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев