САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Улы үлеп ятканда, үзеннән кан тапларын юган»: вәхши үтерүче эшенә нокта куелды

ТР Югары суды өч кешене үтерүчегә карата хөкем карары чыгарды. Коточкыч фаҗига узган елның декабрь аенда була. Ир-ат, рәхимсез рәвештә, үзенең элекке хатынын һәм ике баланы үтерә. Үги әтисенең пычагыннан 12 яшьлек бала гына котылып кала. Куркыныч төн турында тулырак «Татар-информ» репортажында.

«Ул миңа менә бу кеше белән хыянәт итте. Мин аннан башка яши алмыйм. Гафу итегез мине, зинһар. Без теге дөньяда очрашырбыз», — дип язу калдырган үтерүче. Әмма ир-ат үзенә кул салырга өлгермәгәнме, әллә инде кыюлыгы җитмәгәнме, анысы билгесез. 

Татарстан гына түгел, бөтен Россия халкын тетрәндергән канлы драма Менделеевски шәһәрендәге йортларның берсендә була. Декабрь киче тулы бер гаилә өчен соңгысына әйләнә — фатирда кан эчендә ятучы хатын-кыз һәм аның ике һәм 19 яшьлек улларының мәетләрен табып алалар. Җинаятьче пычагыннан 12 яшьлек бала гына исән кала. 

Соңрак социаль челтәрләрдә үги әтисеннән качып котылган малайның күршедәге пекарняга йөгереп кергән видеосы тарала. Әлеге кадрларда бинага эчке киемнәрдән генә булган, аяк-куллары канга буялган малайның чабып кергәнен күрергә мөмкин. Пекарня хезмәткәрләре шунда ук полиция чакырталар. 

Исән калган бала: «Үлгәнгә сабыштым»
Канлы төнгә кадәр 41 яшьлек Айнур Харисов, Ангелина һәм аның беренче никахтан туган балалары берничә ел бергәләп яшәп калырга өлгерәләр. Ир белән хатынның уртак балалары да дөньяга килә. Башта барысы да әйбәт кебек була. Ләкин ир-ат эчүгә сабыша һәм бурычларга бата, шул сәбәпле гаиләдә даими рәвештә ызгыш-талашлар чыга башлый. Соңрак билгеле булганча, Харисов эчкечелек буенча наркологта исәптә торган. 
«Берсендә, Ангелина үзен исерек килеш өенә кертмәгәнгә күрә, Харисов машинасының тәрәзәсен ваткан. Моннан тыш, ир белән хатын һәрвакыт талашып яшәгәннәр — ир-ат хатыныннан көнләшкән, аның телефонын тикшергән, смс-хәбәрләрне укыган», — диелә эш материалларында. 

Ирнең тормыш иптәше даими ызгыш-талашларга түзә алмаган. Мөнәсәбәтләре какшагач, Харисов Алабугага киткән. Ир берничә ай ике шәһәр арасында кайтып-китеп йөргән. Соңгы тапкыр өенә кайтуы гаиләсе өчен фаҗига белән тәмамланган.

Исән калган 12 яшьлек малай сөйләвенчә, 3 декабрь кичендә үги әтисе өйгә кәефсез кайтып кергән. Хәтта кечкенә улы янына да килеп карамаган. 

«Төнге 11ләр тирәсендә Харисов үги улына йокларга ятарга кушкан. Ангелина кечкенә улларын йоклатырга керешкән, зур уллары башка бүлмәгә кереп киткәннәр», — диелә эш материалларында. 

Төнге икенче яртыларда бала әнисенең үзәк өзгеч тавышыннан уянып китә, янында өлкән абыйсының булмавын күрә. 

Бала судта әнисенең: «Коткарыгыз! Син безнең балабызның киләчәге турында уйламыйсың!» — дип кычкырганын искә ала. 

Залга кергәч, ул идәндә канга баткан әнисен күрә. Шул моментта Харисов балага ташлана һәм берничә тапкыр аның күкрәгенә пычак белән кадый. 
«Йокла! Качсаң, үкенәчәксең», — ди аңа Харисов. 

Бала судка үзенең үлгәнгә сабышуын сөйли. Ир-ат өйдән чыгып киткәч, тәрәзәдән сикерә һәм якындагы пекарняга таба йөгерә ул. 

«Ул миңа хыянәт итте»
Фаҗига урынына килгәч, полиция хезмәткәрләре шок хәлендә калалар. Алар фатирда тәннәре пычак белән җәрәхәтләнеп беткән хатын-кыз һәм яшь егет мәетен күрәләр. Яннарында, елап, ике яшьлек сабый ята. Бөтен җир — идән, мебель, стеналар канга баткан була.

Эш материалларыннан билгеле булганча, Ангелина һәм аның олы улы шунда ук җан бирәләр. Яртылаш үле сабыйны полиция хезмәткәрләре табибларга тапшыралар. Кызганычка каршы, аның гомерен саклап кала алмыйлар. Малай хастаханәдә вафат була.
Берничә сәгатьтән соң Харисовны полиция хезмәткәрләре тоткарлый. Шул вакыт эчендә ир такси белән Алабуга шәһәренә кайтып, эшенә кереп качарга өлгерә. Харисов үзен әлеге адымны эшләргә көнчелек этәрүен сөйли, янәсе, хатыны аны башкага алыштырган. 

Ул төндә Харисов хатынының телефонында Ангелинаның башка ир-ат, ниндидер Сафиуллин белән интим язышкан смсларын укыган булып чыга. Моннан тыш, Харисов аның өендә сөяркәсенең паспортын табып ала. Ачудан һәм хәмердән күзләре томаланган ир йоклап яткан хатынына пычак белән берничә тапкыр кадый. 

Әнисенең ачыргаланып кычкыруыннан ике яшьлек бала уянып китә. Ул, куркып, елый башлый һәм әнисенә тартыла. Шулвакыт Харисов кыргыйларча балага ташлана», — диелә суд материалларында. 

Әнисенең ярдәм сорап кычкырган һәм бала елаган тавышка бүлмәгә Ангелинаның өлкән улы килеп керә. Яшүсмер энесен ярсыган әтисенең кулыннан коткармакчы була. Ләкин Харисов пычак белән аның да йөзенә, күкрәгенә, муенына һәм корсагына кадый. 

«Авыр тән җәрәхәтләреннән яшүсмер идәнгә чүгәли һәм креслога авып төшә. Шуннан соң Харисов тагын берничә мәртәбә аның аркасына пычак белән кадый», — диелә эш материалларында. 

Гаиләсен үтергәннән соң, Айнур хат язып, аны Сафиуллинның паспорты янына куя. Соңыннан фатирны бикләп чыгып китә. Ачкычны урамда ташлап калдыра. 

«Гаебемне тулысынча таныйм. Миңа җәза бирүегезне сорыйм»
Берничә айдан соң Харисов суд эскәмиясенә утырды. Коточкыч үтерү турындагы эш Татарстанның Югары судына тапшырылды. Ир-ат балигъ булмаган баланы вәхшиләрчә үтерүдә һәм кече яшьтәге баланы үтерергә омтылуда гаепләнде. 

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, судта дәүләт гаепләвен Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нәфыйков тәкъдим итте. Ул тормыш иптәшен һәм балаларын явызларча үтерүчене гомерлеккә хөкем итүләрен сорады. 

Суд тикшерүләре вакытында хөкем ителүче үзен бик тыныч тотты. Соңгы сүзне әйткәндә генә үкенүен белдерде һәм үзенә үлем җәзасын бирүләрен сорады.

«Үз гаебемне тулысынча таныйм. Мин чын күңелдән тәүбә итәм һәм кылган гамәлләрем өчен үкенәм. Мондый җинаять өчен миңа кичерү юклыгын яхшы аңлыйм. Миңа гаебемне юарга мөмкинлек бирүегезне сорыйм. Әгәр мин моңа лаек түгел икән, мине үлем җәзасына хөкем итегез», — диде Харисов.

Хөкем карарын укыганда җинаятьче үзен тыныч тотты. Тик менә суд залында утыручы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре турында гына алай дип әйтеп булмады. Судья ул кичнең коточкыч нечкәлекләрен укыганда, мондый хәлнең булуына ышанырга теләмичә, бер-берсенә караштылар алар.

Эш материалларыннан күренгәнчә, ир-ат якыннарына 86 тапкыр пычак белән кадаган. Ике яшьлек улына әтисе пычак белән 34 җәрәхәт ясаган. Вәхши ата, баланың өзгәләнеп елавына игътибар бирмичә, ваннага кан тапларын юарга һәм киемнәрен алыштырырга кереп киткән.

Эш материалларын өйрәнеп, шаһитнең сүзләрен тыңлаганнан соң, суд Харисовның гаепле булуын, шулай ук гамәлләрен үз акылында килеш, аңлап башкаруын таныды. 

«Харисовның барлык гамәлләре эзлекле булу дәлилләнде. Экспертиза күрсәткәнчә, ир-ат аффект халәтендә булмаган. Харисовның гамәлләре корбаннарның күп кан югалтып, авыртудан шок кичереп, коточкыч газаплар эчендә үлүенә китергән. Соңыннан җинаятьче фатирны бикләп чыгып качкан. Ул бер төн эчендә үзенең гаиләсен юк иткән», — дип укыды судья.

Шул рәвешле, Харисовның бу җинаятьне кансызлык белән кылуында судның шиге калмады. Илдус Нәфыйков соравынча, ул гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителде. Үтерүче гомеренең калган өлешен махсус режимлы колониядә уздырачак.

Моннан тыш, суд Харисовны вафат булган Ангелинаның әти-әнисенә һәм фаҗигадән зыян күргән үги малаена 3,5 миллион сум күләмендә рухи зыянны түләргә мәҗбүр итәчәк. Баланың күзләре бик нык начарланган, хәзер аңа операция кирәк. 

Автор: Елена СӘЛАХОВА, sntat.ru

ЧЫГАНАК:: https://intertat.tatar/news/society/24-07-2020/uly-lep-yatkanda-zenn-n-kan-taplaryn-yugan-v-hshi-ter-che-eshen-nokta-kueldy-5758240

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев