Түбән Камада яңа туган баласын чүп контейнерына ташлаган хатын-кызны эзлиләр [+ВИДЕО]

27 октябрь Түбән Каманың Сөембикә урамындагы 79 номерлы йорт ишегалдының чүп контейнерында сукбай яңа туган кыз баланы тапкан. Бала нык туңган, өши башлаган. Ир-ат ашыгыч ярдәм чакырткан.

Бу хакта Түбән Кама районы буенча эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Булат Нәбиуллин хәбәр итте.

Баланы  хастаханәгә алып киткәннәр, аның авырлыгы 2300 грамм, ә тән температурасы 32 градус булган. Хәзер сабый махсус инкубаторда. Фаразлар буенча кыз 26 октябрьдә, сәгать 23: 50дә туган.

Йорт ишегалдындагы видеокүзәтү камералары  баланың әнисен теркәгән. Хәзер полиция хезмәткәрләре әлеге хатын-кызны эзли.  

 

 

Фото: https://pixabay.com | christianabella

https://tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • 16 сентябрь 2021 - 15:02
    Альзананы “Шаян ТВ”да күрсәтәләр
    Сарман кызы Альзана Шәфигуллинаның XV Дөньякүләм #әдәби марафон татарча китап укучылар онлайн марафонында катнашуы хакында бер язган идек инде.
    139
    0
    1