САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Түбән Камада билгесез җинаятьче участок полицейскиен пычак белән кадап үтергән + ВИДЕО

Урында тикшерү-оператив төркеме эшли, гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләрен ачыклыйлар.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча бүлеге бинасы янында билгесез җинаятьче участок полицейскиен пычак белән кадап үтергән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Шушы хәлнең шаһиты булган полицейскийның коллегасы һөҗүм итүчегә табель коралыннан ике тапкыр аткан. Җинаятьче шунда ук җан биргән.

Табиблар полиция хезмәткәренә ярдәм күрсәтергә тырышып караса да, ашыгыч ярдәм каретасында аның йөрәге тибүдән туктаган.

Урында тикшерү-оператив төркеме эшли, гадәттән тыш хәлнең нечкәлекләрен ачыклыйлар.

 

Чыганак мәгълүматлары буенча, җинаятьченең изолятордан качуы турында гаммәви мәгълүмат чараларында дөнья күргән хәбәр расланмады.
 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев