САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда юл һәлакәтендә дүрт бала һәм машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән

Һәлакәт Әлмәт – Җәлил юлының 28нче чакрымында булган.

Татарстанда юл һәлакәтендә 4 бала һәм машина йөртүче хатын-кыз зыян күргән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Әлмәт – Җәлил юлының 28нче чакрымында булган юл һәлакәте турындагы хәбәр бердәм 112 экстрен хезмәте номерына бүген иртән алынган.

“Тойота Аурис” машинасын йөртүче автоледи, идарәне югалтып, юл кырыена төшеп киткән. Машина берничә тапкыр әйләнеп, түбәсендә килеш калган. Бәрелүдән автомобильгә җитди зыян килгән – алгы тәгәмәче өзелгән, түбәсе һәм башка җирләре яньчелгән. Һәлакәттә машина йөртүче һәм 14 һәм 6 яшьлек малайлар, сигезәр яшьлек ике кыз төрле имгәнүләр алган.

Реклама

Яңа Кәшер авылы янгын сүндерүчеләре, ут капмасын өчен, автомобильнең аккумуляторын сүндергән һәм машинаны аякка бастырган. Зыян күрүчеләрне Әлмәт медсанчастена озатканнар.

Фото һәм чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/16/167967/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X