Янгын Биектау районының Потаниха авылында булган.
Шаһитлар Татарстанда яшен сукканнан соң ут капкан йортны видеога төшергән. Бу кадрлар социаль челтәрдә чыкты.
Янгынны күргән кешеләр мәгълүматларына караганда, гадәттән тыш хәл Татарстанның Биектау районындагы Потаниха авылында булган.
Кадрларда кечкенә генә йортны тулысынча ут чолгап алуы күренә. Зыян күрүчеләр турында мәгълүмат әлегә юк.
Фото: скриншот
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз