САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда фаҗига: 11 яшьлек малайның үлеме турында иптәшләре әйтергә курыккан

Татарстанда 11 яшьлек малай сулы чокырга егылып төшеп, батып үлгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

Кичә 17.45 сәгатьтә бердәм ашыгыч хезмәтләрне чакыру номерына Нурлат районы Егоркино авылында утар янындагы участокта урнашкан ясалма сулыкта малай батып үлгән, дигән хәбәр керә. Соңрак билгеле булганча, йорт хуҗасы чокыр казып, аны су белән тутырган. Ясалма сулыкның тирәнлеге ике метр тәшкил иткән. Бүген көндез ир-ат үз хуҗалыгында балаларны күреп ала, алардан нишләп йөрүләре турында сораша. Малайлар, балык тотарга килдек, дип җавап бирәләр. Бер дусларыныд ярдан суга төшеп батуын сөйлиләр. Баксаң, балалар куркудан, әлеге хәл турында олыларга әйтергә курыкканнар. 11 яшьлек малайның гәүдәсен әлеге участок хуҗасы үзе мөстәкыйль рәвештә судан тартып чыгарган. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

 Шәһри Казан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев