САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда эшче лифт шахтасына егылып үлгән

Фаҗига 7 декабрь көнне кич Түбән Камада шәһәренең Тынычлык проспекты буенча 14нче номерлы йортта булды.

Түбән Камада 34 яшьлек эшче лифт шахтасына егылып үлгән. Ир-атның һәлак булуы турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә пәйда булды.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ашыгыч хезмәтләрне чакыруның 112 бердәм номерына кичә 19.30 сәгатьтә Тынычлык проспекты буенча урнашкан 14нче йортта ир-атның лифт шахтасына егылу турындагы хәбәр килде. Чакыру буенча 62нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре килде.

Урында лифтны алыштыру буенча ремонт эшләре үткәрелгәне, әлегә ачыкланмаган сәбәпләр аркасында, монтажчының 34 яшьлек ярдәмчесе өченче кат биеклегеннән лифт шахтасына егылып төшкәне билгеле булды.

 

Ир-ат җитди тән җәрәхәтләре ала һәм урында вафат була.

Реклама

Фаҗиганең барлык шартларын полиция хезмәткәрләре билгелиячәк.

 

Фото: ГУ МЧС РТ

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X