САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда автобуста барган вакытта кулын сындырган хатын кыз әхлакый зыян өчен компенсация таләп иткән

Дәгъва гаризасында хатын-кыз 100 мең сум күрсәткән булган, суд аны өлешчә канәгатьләндергән.

Чаллыда яшәүче хатын-кыз автобуста барганда кулын сындырган. Шуның өчен ул “Электротранспорт” оешмасыннан суд аша 30 мең сум акча алган. Бу хакта Чаллы шәһәр суды рәсми сайтында хәбәр ителә.

Әлеге хәл шәһәрдә быел февраль аенда килеп чыккан. Тикшерү ачыклаганча, “НЕФАЗ” автобусын йөртүче шофер кисәк кенә куркыныч маневр ясаган. Ә пассажир хатын-кыз тотынып кала алмаган һәм егылып кулын сындырган.

Зыян күрүче судка мөрәҗәгать иткән. Ул “Электротранспорт” оешмасыннан(автобус аларныкы) әхлакый зыян өчен 100 мең сум күләмендә компенсация таләп иткән. 

Реклама

Суд дәгъваны өлешчә канәгатьләндергән. “Электротранспорт” оешмасына зыян күрүчегә 30 мең сум түләргә тиеш була.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/12/176902/

Фото:https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X