САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Татарстан Тикшерү комитеты укучыларның агулану факты буенча тикшерү башлады

Бу хәл кичә Казанның 60 нчы мәктәбендә булган.

Татарстан Тикшерү комитеты укучыларның күсе агуы белән агулану факты буенча тикшерү башлады. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

«Якынча мәгълүматлар буенча, 30 ноябрьдә Казанның Авиатөзелеш районы мәктәпләренең берсендә өченче сыйныф укучысы актлар залында күмерүчеләргә куелган агулы бөртекләр тапкан. Укучы кыз бала пакеттагы табылдыкны үзе кабып караган һәм сыйныфташларына тәкъдим иткән», – дип ачыклык кертте Андрей Шептицкий.

Укытучы балаларның агуны кабып каравын күреп алган һәм мәктәптәге медицина хезмәткәренә мөрәҗәгать иткән. Укучыларның ашказанын юдыртканнар һәм ашыгыч ярдәм чакыртканнар. Балаларны хастаханәгә озатканнар.

Бу факт буенча тикшерү башланган. Аларга бу хәлнең барлык нечкәлекләрен ачыкларга туры киләчәк.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/01/176240/

Фото :https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев