САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Танылган баянчы Шәфәгать Салихов һәлак

Кичә Казан-Чаллы трассасында авариягә очрап, танылган баянчы Шәфәгать Салихов һәлак булган. Кайгылы хәбәрне "Татар-информ" хәбәрчесенә аның иҗатташ дусты, җырчы Ринас Әхмәтов җиткерде.

"Чаллы юлында авариягә очраганы мәгълүм. Әлегә башка мәгълүмат юк", - диде Ринас Әхмәтов. 

 

Шәфәгать Салихов татар тамашачысына Салават Фәтхетдиновның беренче баянчысы буларак мәгълүм. Аның уйнавына кушылып, Салават Фәтхетдинов "Урсал тауда", "Әнкәмнең догалары" җырларын башкарды.

Шәфәгать Салиховка 59 яшь иде. Ул Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат итте. Быел 19 сентябрь көнне Чаллыда тамашачыларына юбилей алды концертын тәкъдим иткән иде.

 

Фото:http://matbugat.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев