САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Таиландта туристлар утырган көймәләр давылда капланган

89 кешене коткарганнар, 50гә якын турист хәбәрсез югалган дип санала.

Кичә Таиландның Пхукет утравы янында, давыл һәм көчле җил аркасында, туристлар утырган ике көймә әйләнеп капланган. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Phuket News басмасы язуынча, һәлакәткә юлыгучылар арасында Россиянең ике туристы да бар. Аларны коткарганнар.

Шторм вакытында 93 пассажир һәм 12 гид утырган «Феникс» судносы баткан. Шулай ук 39 турист сәяхәт иткән «Тай тунайт» судносы әйләнеп капланган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ике судноның да пассажирлары Кытай туристлары булган. Моннан тыш, Россиянең ике гражданы утырган су мотоциклы һәлакәткә юлыккан.

89 кешене коткарганнар, аларның 48е хастаханәгә озатылган. 49 кешенең язмышы әлегә билгесез.

Фото:https://pixabay.com 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/06/167326/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев