САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Солдат сигез хезмәттәшен атып үтергән

Байкал аръягы хәрби округында хезмәт итүче солдат хезмәттәшләреннән шул рәвешле үч алган.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, үтерүнең сәбәбе - частьта уставтан тыш мөнәсәбәтләр.

Хезмәттәшләрен атып үтергән солдат, берни турында да үкенмим, дип белдергән. Бу хакта хокук саклау органнары хәбәр итә. Аның сүзләренә караганда, моңа уставтан тыш мөнәсәбәтләр сәбәпче булган.

Бу хәл каравыл алышынуы вакытында була. Солдат корал таршырырга килә һәм анда офицерга ата. Хезмәттәшләре шундук идәнгә ятса да, ул аларга да ут ача.

РФ Оборона министрлыгыннан алынган соңгы мәгълүматларга караганда, сигез хәрби хезмәткәр һәлак булган, икесе яраланган, аларның гомере өчен табиблар көрәшә.

Атучы - Рамил Шәмсетдинов, 20 яшьтә, Төмән өлкәсеннән.

 

Фото: Газета. Ру

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев