САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Шәфкать туташы 3 яшьлек баланы чәченнән өстерәп йөрткән

.

Новосибирск өлкәсендә булган бу хәл. Туберкулёз хастаханәсендә ятучы бер пациент 3 яшьлек баланы чәченнән өстерәп, караватына салган шәфкать туташын видеога төшергән.

Шәфкать туташы палатага алып кергән 3 яшьлек баланы чәченнән күтәрә дә, караватына яткыра. Бала куркып, йокларга ята.   Интернетта пәйда булган бу видео буенча җинаять эше кузгатылган. "Шәфкать туташы эштән азат ителгән, аны эштән куу турында боерык әзерләнә", — диелә Новосибирск өлкәсе Сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында.   

Сорау алган вакытта шәфкать туташыннан( хәзер инде элекке) балаларга карата ни өчен шундый мөнәсәбәт күрсәтүе турында сораганнар. "Бала таеп китте, егылмасын дип, мин аны тотып калдым", - дип акланган хатын.  

   Әлбәттә, ул дөресен сөйләми. Дәваханә хезмәткәре үзе дә ике бала әнисе булуына карамастан, сабыйларны яратмавы, алврга карата хәтта рәхимсез булуы күренә.  

Хатынның коллегалары аны тик яхшы яклап кына телгә алганнар. 10 ел эшләве дәверендә мондый хәлнең булганы юк иде, дигәннәр. Күрәсең, авыр һәм зур сабырлык тәлап иткән эшкә алынырга атлыгып торучылар булмагач, коллегаларының кемлеген күптәннән белсәләр дә, эшеннән куасылары килмәгәндер.  

Бу хәлләрне еш күреп һәм ишетеп торучы пациент видеога төшереп, интернетка куймаган булса, тагын ничә бала аның "корбаны" булыр иде икән?   

Чыганакта язылуынча, 3 яшьлек бала хастаханәдә үзе генә яткан, ә аның әти-әниләре дә икенче дәваханәдә туберкулёздан дәваланганнар.  

Ләйсән КАСПРАНОВА

Өмет

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев