САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Саратов – Адлер поездының вагоны янган. Пассажирлар арасында КФУны тәмамлаган кыз да булган

Унҗиденче вагон Ростов янындагы Сальск станциясендә 23 сәгать 25 минутта төтенли башлаган.

Ростов шәһәре янында бүген төнлә Саратов – Адлер пассажир поезды вагоны яна башлаган. Унҗиденче вагон Ростов янындагы Сальск станциясендә төтенли башлаган. Пассажирлар арасында Казан федераль университетын тәмамлаган Елена Заглядкина да булган.

“Вагоннан чыксыннар өчен шакый, кычкыра башладык. Соңрак поезд хезмәткәренең (проводница) ут сүндергечне куллана белмәве ачыкланды, курсларны тәмамлаган гына икән әле. Бөтенесе йөгереп чыккач, беркем дә нәрсә эшләргә кирәклеген белмәде, төтен чыкканны карап йөрде”, - диде “Татар-информ”га Заглядкина.

Пассажир кыз сүзләренчә, янгын сүндерү вагоны 40 минуттан соң гына килеп җиткән. Бу вакытта барлык тәрәзәләрдән төтен таралган.

 

“Кешеләргә бернинди мәгълүмат бирелмәде, станция хезмәткәрләре үзләре дә ни эшләргә белмәде. Кешеләрне һич югы вокзалга җибәрсеннәр, шунда көтегез, дисеннәр иде. Аннан хезмәткәрләр нигә видеога төшерәсез, дип ачулана башлады”, - дип сөйләде пассажир кыз Елена.

Аның сүзләренчә, янгын сүндерелгәч, вокзал хезмәткәре аларны поездга утыртачакларын, әмма әйберләрен янган вагоннан алып булмаячагын җиткергән. Әмма янгын башлануга 2,5 сәгать узганнан соң кешеләргә янгын сүндерүчеләр әйберләрен алып бирде. “Аннан инде башка вагондагылар борчыла башлады. Янгын исе килгән әйберләре белән булган пассажирлар белән бергә бару аларга уңай түгел иде”, дип өстәде кыз.


 

Фото: tatar-inform.ru, соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев