САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Район территориясендә 2020 ел башыннан инде 2 юл-транспорт һәлакәте очрагы теркәлде

Шуларда 3 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алдылар. Ел әле башланып китүгә карамастан, районда инде балалар катнашында юл һәлакәтләре булды.

4 гыйнварда 10.30 да Азнакай –Дүсем юлының 35 км да «Бугульминский пассажирский транспорт» ачык җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең автобусы Җәлилдән Александровкага таба барганда 2.4 «Уступи дорогу» юл билгесен игътибарсыз калдырып төп юлдан баручы Лифан машинасына юл бирми һәм алар бәрелешәләр. Һәлакәт нәтиҗәсендә әлеге машинаны йөртүче һәм пассажиры тән җәрәхәтләре белән Әлмәт медсанчастена озатыла. Бәрелүгә сәбәпче булган автобуста Бөгелмә районыннан хоккей ярышына баручы 16 пассажир бала да була. Бәхеткә каршы алар берсе дә зыян күрмәде.

16 гыйнвар көнне иртәнге сәгать сигездә район үзәгенең Вахитов урамында җәяүле бәрдерү очрагы булды. 2002 елгы үсмер бала юл йөрү кагыйдәләрен 4.1 пунктын бозып автотранспорт йөртү юлыннан барган була, ул гына да түгел наушниклар ярдәмендә музыка тыңлап бару сәбәпле ул килүче машинаны күрми һәм ишетми. Нәтиҗәдә тән җәрәхәте белән Сарман хастаханәсенә җибәрелә.

Юл йөрү кагыйдәләре җәяүлеләргә тәүлекнең караңгы вакытында киемнәрдә төрле яктырткыч атрибутлар тагып йөрергә киңәш итә (мәсәлән браслетлар). Транспорт чарасы якыннан яктыртучы фараны эшләтеп барган очракта юлда баручы җәяүлене 25-30 м. ераклыктан күреп була, әгәр дә аның яктырткыч браслеты булса бу ара 130-140м. кадәр озыная, ә еракка яктыртучы фара белән барганда 400 м. арадан күреп була. Яктырткыч элементлар куллану җәяүлене бәрдерүен 65% ка киметә.

Реклама

ЮХИДИ барлык юл хәрәкәтендә катнашучыларны да бик игътибарлы булырга, юл йөрү кагыйдәләрен үтәргә, юлны җәяүлеләр кичүеннән генә чыгарга, ә юл чатларында тротуар яки юл кыры сызыгыннан гына үтәргә чакыра.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X