САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Район халкы Айдар Хөснетдинов белән хушлаша

Кичә Петровка Завод авыл җирлеге башлыгы булып эшләгән Хөснетдинов Айдар Бирнат улының йөрәге тибүдән туктады.

Әти-әнисе Бирнат һәм Әнсәрия Хөснетдиновлар райондашлары арасында абруй казанып эшләделәр. Уллары Айдар да сынатмады. Озак еллар әтисе эшен дәвам итте - "Росгосстрах" оешмасын җитәкләде, аннан район Башкарма комитетында балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясенең җаваплы сәркатибе вазифаларын башкарды. Петровка Завод авылы халкы да яратып өлгерде үзен. Башлык та аларны хөрмәт итте. Гозер белән килгәннәрне кире бормады, һәркайсының хәленә кереп, ярдәм итәргә тырышты. Бәйрәмнәрдә дә онытмады, һәрвакыт "Сарман" газетасы аша да котлау юллады.
Яшисе дә яшисе иде бит әле... Без Айдар Бернат улының әнисе Әнсәрия Әхмәдулла кызының, тормыш иптәше - Федераль казначылык идарәсенең район бүлеге җитәкчесе Ильмира Винир кызының, балалары, оныклары, туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз. Вафат булучының урыны ожмахта булса иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

4

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев