САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Район башлыгы кайгы уртаклашты

Бүген ТАССР Югары Советы депутаты һәм ТР Дәүләт Советының беренче ике чакырылыш депутаты Минсәгыйть Шакиров вафат булган.

Бу уңайдан район башлыгы Фәрит Хөснуллин кайгы уртаклашты. 
“Минсәгыйть Закир улы Шакиров вафатына бәйле рәвештә туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклашам. 
Минсәгыйть Закирович бөтен гомерен туган республикасына багышлады, соңгы көннәренә кадәр Татарстан Республикасы иминлеге өчен хезмәт куйды. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре Советы рәисе булып эшләгән елларында ул җирле үзидарә органнарын туплый алды, җирле үзидарәнең күп кенә мәсьәләләрен хәл итүгә зур өлеш кертте”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев