САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Полицейскийлар Чаллыда музыкант яшүсмерләрне талаган ике ир-атны тоткарлаган

Музыкантларга куркыныч янаган пневматик пистолетны алар ломбардка тапшырырга өлгергән, ә урланган акчага спиртлы эчемлекләр сатып алган.

Полицейскийлар Чаллыда җир асты кичүендә музыкант яшүсмерләрне талаган элек хөкем ителгән ике ирне тоткарлаган. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан буенча Эчке Эшләр Министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«28 июньдә Автошәһәрнең җир асты кичүенең берсендә гитарада уйнаган музыкантлар янына билгесез ике кеше килә. Аларның берсе, пистолетка охшаган предмет белән янап, гитара футлярыннан акча ала, шуннан соң җинаятьчеләр качып китә», – дип сөйләделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Зыян күрүчеләр һөҗүм иткән ир-атларны сурәтләп биргән. Моннан тыш, хокук тәртибе сакчылары «Имин шәһәр» видеокүзәтү камераларыннан язмаларны өйрәнгән. Җинаятьчеләр Чаллының элек хөкем ителгән эшсез ике кешесе (35 һәм 40 яшьтә) булып чыккан.

Тоткарлаган вакытта музыкантларга куркыныч янаган пневматик пистолет ломбардка тапшырылган, ә урланган акчалар спиртлы эчемлекләргә тотылган булган.
Зыян күргән егетләрнең барысы да балигъ булмаганлыктан, эш материаллары процессуаль карар кабул итү өчен Татарстан буенча Россия Тикшерү комитетына җибәрелгән.

Реклама

Июнь азагында Чаллының җир асты кичүләренең берсендә пистолет белән янап, ике ир-ат музыкант яшүсмерләрдән акча урлаган. Җинаять видеокүзәтү камераларына эләккән.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/07/01/189070/

Фото: Соцсети

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X