САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Пластик операциядән соң үлгән

Тик монда табибларның гына түгел, хатынның үзенең гаебе дә бар.

Мәскәүдәге бер шәһәр дәваханәсендә 31 яшьлек хатын үлгән. Аны бирегә авыр хәлдә китергәннәр. Ул күкрәгенә пластик операция ясаткан булган.
31 яшьлек бу ханым күкрәкләрен матурайтмакчы булып, бер шәхси дәваханәгә мөрәҗәгать итә.
Август азагында аңа операция ясыйлар. Шуннан соң ул үзен начар хис итә башлый. Аны ашыгыч ярдәм белән шәһәр дәваханәсенә китерәләр. Табиблар тырышлыгына карамастан, 1октябрьдә хатын үлгән.
Җинаять эше ачылган. Тикшерү башланган.
Баксаң, мәрхүмә пластик операция ясаганчы, үзенең хроник авыруы булуы турында мәгълүматны яшергән икән.
Аның ире белдерүенчә, операция алдыннан ул бәвел анализын алмаштыра һәм үз анализы урынына баланыкын тапшыра. Чөнки аның бөерләре авырткан була. Ул авыруын белә, тик табибларга әйтми. Бер ел элек ханым күкрәгенә операция ясарга җыенган була. Ул чакта бәвелдә аксым булуы ачыкланып, табиблар операция ясаудан баш тарта.
Мәрхүмәнең өч яшьлек баласы ятим калган.

 

Фото: pixabay.com

https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев