САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Озак еллар Әлмәт театры режиссеры булган Зәкия Туишева вафат

Зәкия Туишевага быел 29 декабрьдә 99 яшь туласы иде.

Танылган театр режиссеры, Татарстанның халык артисты, Бөек Ватан сугышы ветераны Зәкия Таишева вафат. Бу хакта Әлмәт татар дәүләт драма театры хәбәр итә.

Зәкия Туишевага быел 29 декабрьдә 99 яшь туласы иде.

  • Зәкия Туишева Казан театр училищесын тәмамлагач үз теләге белән фронтка киткән. Сугыштан соң Күчмә театрда һәм Мамадыш колхоз-совхоз театрында эшләгән. 1951 елдан – Әлмәт театрында актриса. 1966 елдан лаеклы ялга киткәнче ул бу театрда куючы режиссер булып эшли. Туксанынчы елларда коллектив соравы белән театрга кайтып, баш режиссер булып эшли. Зәкия Туишева кырыклап спектакль авторы.

 

Мәрхүмәне озату Әлмәтнең Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге Үзәк мәчетендә 11.00 сәгатьтә була.

Фото: пресс-служба Алметьевского театра

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев