САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Нәни бала йөзгә якын магнитлы тимер шарчык йоткан

Мәскәү өлкәсендә бер бала йөзләп тимер шарчык йоткан. Сабый абыйсының уенчыклары арасыннан магнитлы тимер шарчыкларны шулай кулланган. 31 мартта аны табиблар үлемнән саклап калган. Бу турыда «Вести» каналына сылтама белән "Интертат" хәбәр итә.

Нәни бала йөзгә якын магнитлы тимер шарчык йоткан

Мәскәү өлкәсе буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы

Өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгы белешмәсе буенча, биш яшьлек кыз коса, хәлсезләнә. Аны хастаханәгә алып киләләр. 

Табиблар баланың ашказанында йөзләп металл шарчык булуын ачыклый. кыз аны уйнаганда йоткан.

«Магнитлар үзара ябышкан, бер фигура барлыкка китергәннәр. Балага гомуми наркоз ясап, махсус кораллар ярдәмендә шарларны баланың эченнән чыгарганнар», – диелә ведомство хәбәрендә.

Операция Дорми кәрҗине дип аталган корал ярдәмендә өч сәгать дәвам итә. Аннары баланы өенә җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев