САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Әнисенең 20 мең әҗәте аркасында, нәни баланы кыйнап, богауда тотканнар

Гөлмирә исемле күп балалы хатын тол калган дустының яшь ярымлык улын кыйнаган, ашатмыйча интектергән.

Омск өлкәсендәге бер авылда яшь ярымлык Максимны әнисенең дус хатыны тоткын итеп алган. Вәхши хатын бер тәүлектән артык баланы мәсхәрәли, аннары фото төшереп, әнисенә җибәрә. Фотода баланың тәне күгәргәне, күз төбе кара янганы күренә. Сурәттәге сабый аяклары һәм куллары бәйләнгән килеш идәндә ята. Җинаятьче хатын баланы 20 мең сум әҗәт өчен тоткын итеп алган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Коянбай авылында иллеләп йорт, ике кибет бар, балалар күрше авылга мәктәптә йөри. Эчми торган кешеләр 100 км ераклыктагы Омск шәһәренә эшкә йөри, эчә торганнары өйдә ята. Халык бакча хисабына яши. Шуңа күрә 20 мең сум әҗәт — бу авыл өчен зур сумма.

Җәй башында Коянбай авылына 20 яшьлек Евгения һәм аның яшь ярымлык улы Максим килә. «1 мартта ирем үлгәч, мин бирегә килдем. Иремә 36 яшь иде, ул минем кулымда үлде. Яргач, аның кинәт йөрәге туктаудан үлүе билгеле булды. Мин көннәр буе елап яттым. Аннары дустым Гөлмирә шалтыратты, үзенә чакырды. Аның да балалары бар, бергә җиңелрәк булыр диде», — дип сөйли Евгения.

Женя ризалаша. Ул ире белән яшәгән йортны туганнары сатуга куйган, ә үз әнисе янына туган йортына күчәргә теләми. Шуңа күрә Гөлмирә янына күченә. «Иремне җирләгәч, әни белән талаштык. Аның үзенең дә тагын өч баласы бар», — ди ул.


Гөлмирә Евгенияне һәм аның улын шәхси йортында урнаштыра, башта хатыннар тату яши.

«Гөлмирәнең өч баласы бар, хәзер ул тагын йөкле. Аның беркайчан да ире булмады. Ул миңа эш эзләргә тәкъдим итте, үзе Максимны карашырга теләк белдерде. Мин күршеләрнең бакчасында булыштым, хайван караштым. Гөлмирәнең дә бөтен хуҗалыгы минем өскә күчте, кер юдым, ашарга пешердем. Августта өйгә кайткач, Гөлмирә Максимның җылыту казанын ватуын әйтте. Ул кычкырды, минән ремонт өчен 20 мең сум акча таләп итте. Мин әҗәтне бирергә ышандырдым», — ди Евгения.

Аннары әни кеше баласының тәнендә кара янган урыннар күрә башлый. Гөлмирә исә «бала егылды», дип аклана.

«Бер мизгелдә мин туйдым да аннан китәргә булдым. Башта район үзәгенә барып балама пенсия рәсмиләштердем. Бу 3 сентябрь иде. Менә шул чакта Гөлмирә миңа коточкыч фотолар җибәрә башлады. Кадрда Максим кыйналып беткән. Балам бәйләп куелганы сурәтләнгән видео да бар иде. Мин бик курыктым. Ул миңа „әҗәтне түләмичә, баланы бирмим“, диде. Фотоларны миңа каршы файдаланам дип куркытты. Имеш, баланы мин кыйнаган. Опекада аның туганы эшли, мин курыктым», — ди Евгения.

Шулай итеп Гөлмирә Максимны тәүлек буе бикләп тота. «Ул мине өйгә кертмәде, акча таләп итте, ә минем акчам юк. Опекада танышлары булгач, мин полициягә шалтыратырга да курыктым. Аннары Гөлмирәнең абыйсыннан ярдәм сорадым», — ди Евгения.

Нәкъ менә ул Максимны Гөлмирәдән урлап чыккан. «Ул малайны батареяга бәйләп куйган, эт кебек. Үз үзләрем белән күрдем. Аякларын һәм кулларын да бау белән бәйләгән. Мин Максимны алып чыктым», — ди Руслан. 

Баланың тәнендә исән урын булмый, Евгения шунда ук ашыгыч ярдәм чакыра. «Ул аны ашатмаган да. Хәзер бала кешедән курка. тагын кыйнарлар дип уйлый», — ди әни кеше.

Бала хастаханәдән чыккач, Евгения полициягә гариза яза. Гөлмирә гаебен танымый. «Бармак белән дә тимәдем. Үзем дә күп балалы ана, мин бала кыйный алмыйм», — ди ул.


«Мин туганымны яратам. Тик ул үз балаларын да интектерә», — ди Руслан.

Хәзер җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

«Мин әни янына күченәм. Мин аңа Максим белән булган хәлләрне сөйләдем. Аннары без әни белән татуланыштык», — ди Евгения.

РЕН ТВ каналы бала белән төшерелгән кадрларны күрсәтте.


Әлеге мәгълүмат билгеле булгач, җинаять эше ачылган. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Омск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Якынча белешмә буенча, 2020 елның августыннан башлап Омск өлкәсенең Коянбай авылында билгесез затлар 1,5 яшьлек баланы кыйнаган, аның хәрәкәтләнү мөмкинлеген чикләгән. Ул үзенең 20 яшьлек анасы белән күп балалы бер гаиләдә яшәгән. Бу йорт хуҗасының өч баласы бар, ул дүртенче баласын көтә. Хәзерге вакытта малай хастаханәдә дәвалана. Тикшерү эшләре бара», диелә хәбәрдә.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/11-09-2020/nisene-20-me-te-arkasynda-n-ni-balany-kyynap-bogauda-totkannar-5770444

ФОТО:https://pixabay.com 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев