САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Авыр чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова бүген иртән вафат булган

Авыр чир белән көрәшүче Айгөл Фазыйлова бүген иртән вафат булган.

 

Казанда яшәүче  Айгөл Фазыйлованың  берничә ел яман шеш чире белән көрәшүе мәгълүм иде. 7 яшьлек улын ялгызы үстерүче 31 яшьлек Айгөлнең авыр язмышы турында федераль каналларның берсе берничә тапшыру да әзерләде.  Айгөлгә һәм аның улы Әмиргә ярдәм кулы сузучылар байтак булды. 

Соңгы вакытта Айгөлнең хәле бик авырайган иде. Бүген иртәнге якта Казандагы хосписта аның йөрәге тибүдән туктаган. Изге җомга көнендә мәңгелеккә күчкән Айгөлнең урыны оҗмахта булсын!

 Айгөл Фазыйлованың беренче сыйныфта укучы улы Әмирне Айгөлнең мәрхүмә әнисенең Тукай районында яшәүче абыйсы Тәлгать тәрбиягә алачак.

ФОТО ҺӘМ ЧЫГАНАК:http://alki-rt.ru/news/yaңalyiklar/lki-rayonyavyr-chir-beln-krshche-yaktashybyz-aygl-fazyylova-bgen-irtn-vafat-bulgan

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев