САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Хокук бозган машина йөртүчене куганда, ДПС машинасы түбәсенә капланган

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тонировкалы 13нче модельле “Лада” машинасына юлыга.

Казанда хокук бозган машина йөртүчене эзәрлекләгәндә ДПС машинасы түбәсенә әйләнеп капланган. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Гвардейская урамындагы “Сады” тукталышында патруль хезмәткәрләре номерсыз һәм тәрәзәләренә тонировка ясалган 13нче модельле “Лада” машинасын күрә. Полиция хезмәткәрләре йөртүчедән машинаны туктатуын сорый, әмма хокук бозучы качарга тели.

Патрис Лумумба һәм Гвардейская урамнары чатында ДПС машинасы “Хендэ” автомобиле белән бәрелешә һәм түбәсенә каплана.

 

Патруль машинасы йөртүчесен хастаханәгә озатканнар, “Хендэ” йөртүчесенә зыян килмәгән. Ә хокук бозган йөртүче качып киткән. Казанда “перехват” планы игълан ителде.

Фото: соцсети

Чыганак: tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев