Кеше ите ашаучы ир-ат өч танышының, песиләрнең һәм этләрнең мәете белән тукланган

Архангельскида яшәүче 51 яшьлек ир-ат гомерлеккә хөкем ителде.

Архангельск өлкәсе прокуратурасы 51 яшьлек Эдуард Селезневка карата хөкем карары үз көченә керүен хәбәр итте. Аңа «Ганнибал Лектор» дип кушамат кушканнар. Бу кеше өч танышын үтереп, мәетләрне ашаган. Кешеләр булмаганда, ул этләр һәм песиләрне дә пешереп ашый торган булган. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

«2016 елның 14 мартыннан 2017 елның 25 мартына кадәр вакыт аралыгында Архангельск шәһәрендәге Сурповская урамындагы бер фатирда Селезнев 59 яшьлек танышының күкрәгенә пычак белән берничә тапкыр кадый. Имгәнгән ир-ат үлә. Селезнев мәетнең итен кисеп ала һәм ризык итеп куллана. Мәетнең калдыкларын Волохница елгасына илтеп ташлый», — дип хәбәр итә прокуратураның матбугат хезмәте.

 

2017-2018 елларда 43 һәм 34 яшьлек тагын ике ир-ат каннибал корбаны була. Селезнев аларны да үтерә, мәетләрне тураклый һәм ризык итеп куллана. Мәрхүмнәрнең калдыкларын пакетларга тутырып, күлгә илтеп ташлый.

Каннибалның корбаннары да үзе кебек үк күзгә чалынмый торган, гади кешеләр була. Аларның якыннары булмый, яки туганнары бу кеше башка төбәккә эшкә китеп югалган дип саный.

икшерүчеләр Селезневның салкын канлы булуына шакката: ул үзе ашап бетергән кешенең фатирында яши. «Ул корбаннарының берсен үтергән һәм аның фатирында яшәргә калган. Мәрхүмнең әти-әнисенә исә „улыгыз акча эшләргә башка шәһәргә китте, фатирын арендага биреп калдырды“ дип әйткән. Югалган ир-атны эзләүче полиция хезмәткәрләренә дә Селезнев шушы версияне сөйли», дип хәбәр итә өлкә буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте.

 

Соңрак тентү вакытында каннибалның торагында песиләр, этләр, вак кимерүчеләрнең сөякләре табыла, аларны да Селезнев ашаган.

Медэскпертиза бу кешене үз акылында дип таба, аны дәвалау оешмасы урынына судка озаталар.

Шулай итеп суд карары буенча, Селезнев гомерлеккә хөкем ителә. 2020 елның 9 сентябрендә суд карары үз көченә керә, диелә бу хәбәрдә.

ФОТО:Россия Тикшерү комитеты

https://intertat.tatar/news/incident/10-09-2020/keshe-ite-ashauchy-ir-at-ch-tanyshyny-pesil-rne-m-etl-rne-m-ete-bel-n-tuklangan-5769970

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 июль 2021 - 11:28
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • 9 июль 2021 - 11:25
    Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар