Казанда яшәүче бер ханым ябыгырга килгән клиникада үлә [+ВИДЕО]

50 яшьлек хатын-кыз Казанның шәхси клиникаларының берсенә ябыгырга дип килә, һәм 2017 елның 14 сентяберендә үлә. Тикшерүчеләр медицина документларыннан кала, күзәтү камерасына төшерелгән видеоларны да өйрәнә. Видеода куркыныч кадрларны күрергә мөмкин.

Казан клиникасының йөзләрчә башка пациентлар  кебек үк, ул да ябыгырга дип килә. Артык авырлык белән  күп еллар көрәшкән чараларның  күбесе нәтиҗә китерми, монда аңа  артык килограммнардан тиз арынырга вәгъдә итәләр.

Билгесез  апаратта хатын-кызның организмын бушка тикшерәләр. Алга таба йөз мең сумга  килешү төзергә тәкъдим итәләр. Барлык процедураларны кредитка рәсмиләштерергә мөмкинлеген дә әйтәләр.

Тикшерү барышында клиентларны ничек итеп кыйммәтле процедураларны сатып алырга күндерү инструкциясе язылган документлар табыла. “Шаһитләрдән сорау алганда, клиникада эшләүчеләрнең,медицина белеме булмаган, гап-гади менеджерлар булуы ачыкланды” ,  дип хәбәр итә Вахитов районы буенча тикшерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Шамил Багутдинов.

Гади менеджар дәвалау курсларын  билгели.  Әле курсларга  югары бәяле массаж, бер сеансы 5000 сум торган сөлек белән дәвалау кергән. Ирина Афонинаның кан басымы югары була.  Мондый диагнозда әлеге процедуралар тыелган була. Дәвалану курсларының чираттагысын үткәндә, хатын-кызның хәле начарая. Күзәтү камералары төшергән видеолардан күренгәнчә,  Иринага беренче ярдәмне дә тиешенчә күрсәтмиләр.

 

Клиникада хатын-кызның үлемен очраклы хәл дип кенә атыйлар. Тик тикшерү барышында  быел март аенда әлеге клиниканың тагын бер пациенты үлүе ачыклана. Түбән Камадан Марат исемле кеше клиникада үткән процедуралардан соң икенче көнне үлә. Аңа 43 яшь була.   Әлеге вакыйгаларга кара җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә  Беренче канал.

 

Фото: скриншот

https://tatar-today.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 20 сентябрь 2021 - 11:52
    Сарманда ярминкә гөрләде
  • 6 сентябрь 2021 - 14:52
    Яңа Саклауда һәйкәл ачтылар
  • Көзге депрессия белән ничек көрәшәсез?
    0 кеше тавыш бирде
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша