САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда тележурналист Алексей Кулешов вафат

39 яшьлек Алексей Кулешов узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булган.

Казанда танылган тележурналист һәм алып баручы Алексей Кулешов 39 яшендә вафат. Бу турыда "Татар-информ"га мәрхүмнең "Эфир" телекомпаниясендәге хезмәттәшләре сөйләде.

"Алексей узган төндә Казандагы хастаханәләрнең берсендә вафат булды. Мәрхүмне соңгы юлга озату вакыты һәм урыны соңрак хәбәр ителәчәк", - дип әйттеләр агентлыкка.

  • Алексей Кулешов Самара шәһәрендә туган. Казан дәүләт университетының филология факультетын тәмамлаган. "Эфир" телеканалында 2003 елдан бирле эшли. Эшчәнлеген яңалыклар хезмәтендә хәбәрче булып башлаган. 

 

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев