САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда инвалид яшүсмерне кыйнаган ир-атны кулга алдылар+ВИДЕО

Гаепләнүче 26 октябрьгә кадәр сак астында калачак.

Казанда инвалид яшүсмерне кыйнаган ир-атны суд сак астына алды.

Гаепләнүче ир-ат инвалид егетне үзен кискен тотты һәм аңа төкерде, дип белдерә. Өлкән кешенең яшүсмер белән низагы якындагы кибетнең видеокүзәтү камерасына эләккән. Язмада яшүсмернең телефоннан сөйләшеп торганын күрергә була. Аннан соң ул күпмедер вакытка күздән югалып тора, алга таба инде ир-ат аны кыйнаган вакытта гына күренә.

Гаепләнүче Рөстәм Газизуллинга җәза төрен билгеләү буенча суд утырышы ябык тәртиптә уздырылды. Моның сәбәбе - зыян күрүче Владимир Сидоровка әлегә 18 яшь тулмаган. Аның адвокаты Фәридә Палютина нинди дә булса аңлатмалар бирүдән баш тартты.

Гаепләнүче зат үзенең яшүсмер белән эш итүен белмәдем, дип ышандыра. “Мин балам белән бара идем. Егетнең нәрсәгәдер ачуы чыкты. Мин нәрсә булганын аңламадым. Ул миңа төкерде дә "үтерәм", диде”, - дип сөйләде гаепләнүче журналистларга.

 

Бераз аралашканнан соң, журналистларның залдан чыгуын үтенделәр.


 

Фото: Елена Кривопатре

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев