САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казанда 1,5 яшьлек бала тәрәзәдән егылып төшкән

Сабый хастаханәнең интенсив терапия бүлегендә ята.

Казанда 1,5 яшьлек кыз тәрәзәдән егылып төшкән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына үз чыганакларыннан билгеле булды.

Фаҗига 3 июльдә килеп чыккан. Башлангыч мәгълүматларга караганда, сабый Казан үзәгендәге бер фатирның тәрәзәсеннән егылып төшкән.

Республика балалар клиник хастаханәсенең матбугат хезмәтеннән «Татар-информ» агентлыгына хәбәр итүләренчә, кыз интенсив терапия бүлегендә ята. Ул үз аңында.

 

Сабыйның сөякләре сынган, эчке органнарына зыян килгән, шулай ук башы җәрәхәтләнгән.  

Фото: https://pixabay.com | RitaE

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев