САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Казан үзәгендәге төзелештә кранның угы җимерелеп төшкән +ВИДЕО

Һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.

Казан үзәгендә төзелеш кранының угы җимерелеп төшеп, трансформатор будкасына һәм туктап торган җиңел машинага зыян китергән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Бүген көндез Павлюхин урамында төзелеш мәйданында 50 метр биеклектәге башня кранының угы җимерелеп төшкән. Бу хәл аркасында зыян күрүче кешеләр юк.

 

«Кранның угы җимерелеп төшү аркасында трансформатор подстанциясе бинасына һәм туктап торган «Волга» автомобиленә зыян килгән», - диелгән хәбәрдә.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев