Ире онкологик авыру белән җәфаланган хатынын кыйнап үтергән

19 декабрьдә республика прокуроры Андрей Назаров катнашлыгында Зианчура районының Үтәгол авылында булган җинаять эше буенча фикер алышулар үтте

Мәгълүм булуынча, быел апрельдә исерек ир 61 яшьлек хатынын кыйнап үтергән. 4нче стадиядәге онкологик авыру белән җәфаланган хатын авыр хәлдә булган. Җаһил аны башта кыргыйларча тукмаган, аннары берничә тапкыр пычак кадаган... Әнисенең үле гәүдәсен күрү белән уллары полиция чакырткан, дип яза Кызыл таң.+   Ир үзенең гаебен өлешләтә таныган. Ул инде моңа кадәр дә, 2014 елда, авылдашын бик каты кыйнап, хөкем ителгән булган. Республика прокуроры җинаятьчене 19 елга иркеннән мәхрүм итәргә тәкъдим иткән.

  Фото: https://pixabay.com  

--- Матбугат.ру Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24184

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 6 ноябрь 2021 - 18:50
    Яхшыбай үзешчәннәре "Надежда" җырын ике телдә башкардылар
  • 3 ноябрь 2021 - 10:10
    “Дус яшик бергәләп”, - диләр сандугачлылар
  • Район поликлиникасында төзекләндерү эшләре ахырына якынлаша
  • Сарманлылар нефтьчеләрнең иҗтимагый советы эшендә катнаштылар
  • Сарманда ярминкә гөрли
  • Сарманлылар Гаилә көнен бәйрәм иттеләр
  • Сарман районы Урта Әләзән Сабан туенда Татарстанны тәкъдир итте
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде