САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Ике яшьлек баланың тәнендә тәмәке төпчеге сүндергән ата кешене кулга алдылар

Бала өйдән качып чыгып киткән.

Россия Тикшерү комитетының Мәскәү өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе үтенече буенча суд 22 яшьлек ир-атны сак астына алган. Ул даими рәвештә ике яшьлек үги улын кыйнаган. Якын арада аңа җәза билгеләнәчәк. Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Ачыкланганча, агымдагы елның 1 июленнән 18 июленә кадәр ир-ат үги улының башына, битенә гәүдәсенә һәм аяк-кулларына кулы белән суккан.

Урамда аптырап торган малайны Дмитров шәһәрендәге контроль-кертү пункты каравылчысы күреп алган һәм хокук саклау органына мөрәҗәгать иткән.

Шикләнелгән ир-ат тикшерүче сорау алганда бу җинаятькә баланы күрә алмавы аркасында баруын әйткән.

Хәзер бала хастаханәдә. Бала сәламәтлегенә китерелгән зыянның ни дәрәҗәдә булуын билгеләү өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.

«Мәскәү өлкәсендә ике яшьлек баланы үги атасы берничә көн рәттән кыйнаган һәм газаплаган. Бала йоклый торган кием һәм өйдә кия торган аяк киеме белән өйдән качып чыгып киткән. Ул беренче урам чатына кадәр барып җиткән һәм берничә минут бер урында елап торган», дип хәбәр иткән иде РЕН ТВ.

 
 

 

 
 

 

«Ул әни, әни дип кабатлады. Үги әтисе авырттыруы турында әйтте. Күрәсезме тәнендәге эзләрне, бу тәмәке төпчеге эзләре!» — дип сөйли каравылчы Анатолий Савин видеода.

Баланың тәнендә күгәргән һәм пешкән урыннар булган. Хастаханәдә баланың баш мие селкенүе һәм теш казнасы сынуы ачыкланган, диелгән бу хәбәрдә.

«Баланы минем белән бергә яши торган ир-ат кыйнаган. Ул миңа бала самокаттан егылды һәм аягын авырттырды диде. Минем алдымда баланы каты кыйнаганы булмады, суккалый гына иде», - дип сөйләде 29 яшьлек ана кеше. Бу турыда Вести.ру хәбәр итә.

Реклама

ФОТО:https://pixabay.com

ИСТОЧНИК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X