САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Якташыбыз Кырымда бер баланы үлемнән коткарган

Сарман район үзәк хастаханәсенең Җәлил бистәсе медицина часте җитәкчесе, Кырымда ял иткән чакта, бер баланы коткара.

Татарстан табибы Евгений Окшин аңа ярдәм күрсәтә. Бу турыда «Татар-информ»га Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгында хәбәр иттеләр.

Судан чыгарганда, 9 яшьлек малайда яшәү билгеләре булмый, клиник үлем халәте күзәтелә. Суда баланың эпилепсия өянәге башлана, аннары йөрәге һәм сулыш алуы туктый.

«Яр буенда Евгений Окшин реанимация чаралары үткәрә. 15 – 20 минут чамасы малайның тормыш функцияләрен торгыза»,– диелә хәбәрдә.

Шулай итеп баланы терелтә һәм ашыгыч ярдәм табибларына тапшыра. Хәзер малайның гомеренә куркыныч янамый.

Реклама

Кырым Республикасының Иҗтимагый палатасы рәисе Александр Форманчук Татарстан табибына рәхмәт белдергән, диелә хәбәрдә.

ЧЫГАНАК

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X