САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

«Эчәге иләк кебек иде» - Татарстанда яшәүче хатынга унике тапкыр операция ясаганнар

40 яшьлек хатын бик нык ябыккан, шулай да табиблар аның гомерен саклап калган.

Татарстанның бер районында яшәүче 40 яшьлек хатын-кыз специфик булмаган җәрәхәтле колит — юан эчәкнең хроник ялкынсыну авыруыннан интегә. Авыру хатын табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң барлыгы унике тапкыр операция ясап, аның гомерен саклап калганнар. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Күп санлы җәрәхәтләр аркасында иләккә охшап калган калын эчәкне алып, табиблар стоманы тышкы якка чыгарган. Ике ел буена бу хатын-кыз тизәк алгыч белән йөргән. Аннан соң бу хатынга Мәскәүдә операция ясаганнар — стоманы алганнар, нечкә эчәклектә резервуар формалаштырганнар. Бу хәл 2012 елда булган, ул вакытта Казанда мондый операцияләр ясалмаган әле.

2019 елда бу хатында янә кискен ялкынсыну һәм эчәкләрнең үткәрмәүчәнлеге башлана, аны хастаханәгә салалар. Аннары авыруны санавиация вертолеты белән ашыгыч рәвештә Республика клиник хастахнәсенә күчерәләр.

Табиблар сүзләренчә, хәл кискен була. Ялкынсыну нечкә эчәклектә башланган, барысы да җәрәхәтләнеп беткән. Мондый патология булганда, пациентларның 90 проценты үлә, диелә бу хәбәрдә.

РКХ табиблары эчәклек перфорациясен бетерү өчен, хатын-кызга ай дәвамында берничә тапкыр операция ясаган. Шулай итеп кенә табиблар ялкынсынуны туктата алган. Алар, ашкайнату системасы өчен резервуарны яңадан формалаштырып, нечкә эчәклекнең яртысыннан артыгын алырга мәҗбүр булган.

Пациент 12 операция кичергән, бик нык ябыккан, тик шулай да чирне җиңгән, диелә бу хәбәрдә.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/30-08-2020/ech-ge-il-k-kebek-ide-tatarstanda-yash-che-hatynga-unike-tapkyr-operatsiya-yasagannar-5766724

ФОТО:Михаил Захаров 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев