САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

"Чәчемнән йолкып екты" - Wats App аша язышкан ике ана сугышкан

Балалар бакчасына йөргән, я мәктәптә укыган балалары булган һәр ата-ана wats app-тагы төркемнәр турында белә.

Анда иртәдән төнгә кадәр җанлы аралашу бара. Кирәкле мәгълүматлардан алып, гайбәт таратуга, талашуга кадәр бар анда. Менә Уфадагы шундый чатларның берсендә аралашкан ике хатын сугышуга кадәр җиткән. Баласы бакчага йөргән Татьяна Ч. икенче бер әнигә мессенджерда кисәтү ясаган. Татьянаның кызы йокы вакытында бер малайның аның янында штансыз йөрүен сөйләгән. Татьяна нәни нудист гаиләсенә бала белән сөйләшергә, аралашырга киңәш иткән. Ләкин бу киңәш бик кыйммәткә төшәсен күз алдына да китермәгән. Күп тә үтми хатын (Татьяна) шаян малайның туган тиешле апасы белән очрашкан. Һәм малайның апасы аңа йодрык төйнәп ташланган. Ике хатынның “алышы” видеокүзәтү камераларына да эләккән. - Менә, күрәсезме, ул мине чәчемнән йолкып юлга этеп екты, - дип, каза күргән хатын видеоязманы “Башкортостан” ДТРК журналистларына күрсәтә. Татьяна полициягә гариза яза. Мировой суд хатынны кыерсытучыны аклаган, әмма Татьяна ире белән бергә эшне апелляциягә биргән. Шулай итеп, сәламәтлеккә җиңелчә зыян китерү хакындагы җинаять эшен яңадан карауга тапшырганнар. Балалар бакчасына йөргән малайның туган тиешле апасына 4 айга кадәр арест янавы мөмкин.

Автор : Шакирҗанова Әлфия

Чыганак: ufa.kp.ru

Реклама

Фото: ufa.kp.ru/ 123ru.net

--- Өмет 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X