САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллының “Тулпар” сәүдә үзәгеннән 400гә якын кешене эвакуацияләгәннәр +ВИДЕО

Сәүдә үзәгендә пәрдәләр яна башлаган.

Чаллыда “Тулпар” сәүдә үзәгендә, пәрдәләр яну аркасында, 400гә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Вакыйга кичә көндез Мәскәү проспектында 28 нче йортта булган.

Чакыру буенча килгән 54 нче янгын сүндерү-коткару часте хезмәткәрләре пәрдәләр салонында үрнәкләрнең берсенә ут кабуын ачыклаган. Кибет хезмәткәрләре янгынны үзләре сүндергән.

Сәүдә комплексыннан 400 чамасы кеше (300 хезмәткәр һәм 100 кибеткә килүче) үзе чыккан.

Үлүчеләр һәм зыян күрүчеләр юк.

 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/12/19/177381/

Фото: скриншот видео из соцсетей

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев