САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажиры пешкән

”ГАЗель” юлдан барганда, төзелеш базасы борылышында яна башлаган.

Чаллыда янган машина йөртүчесе һәм пассажирының тәннәре каты пешкән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

  • Кичә көндез төзелеш базасы борылышында пассажирлар ташучы ”ГАЗель”нең янып китүен хәбәр иткән идек. Нәтиҗәдә, автомобиль тулысынча янып беткән. Янгын мәйданы дүрт квадрат метрны тәшкил иткән.

Машина йөртүче һәм пассажиры яна башлаган транспорттан чыгарга өлгергән. Шулай да аларның куллары һәм башы икенче, өченче дәрәҗәдә пешкән. Зыян күрүчеләрне хастаханәгә озатканнар.

Реклама

Урында 55нче янгын сүндерү-коткару часте һәм ЮХИДИ хезмәткәрләре, табиблар эшләгән. 

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/06/21/166395/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X