САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда ир-ат белән үсмерләр арасындагы конфликт башланган мизгел видеога эләккән (+ВИДЕО)

Ир-ат балалар мәйданчыгын чүпләүче үсмерләргә кисәтү ясаган, егетләр агрессивлык күрсәткән.

Чаллы шәһәрендә яшәүче ир-ат белән үсмерләр арасында конфликт башлану видеосы чыкты.

Видеоязмада ир-ат белән үсмернең бер-берсенә күтәренке тавыш белән дәшеп бәйләнешүе күренә. Үсмернең дуслары аны тынычландырып кырыйга алып китәргә тырышалар.

  • Кичә кич Чаллыда 32 нче комплекстагы йортларның берсе ишегалдында 49 яшьлек ир-ат белән үсмерләр төркеме арасында конфликт чыгуын хәбәр иткән идек. Ир-ат балалар мәйданчыгын чүпләүче үсмерләргә кисәтү ясаган, әмма егетләр кисәтүгә агрессивлык күрсәткән.

Кыйнашудан соң ир-ат үлгән. Якыннары ир-атның йөрәгенә массаж һәм ясалма сулыш ясап, беренче ярдәм күрсәтергә тырышып караган. Бу турыда видеоязма да чыкты.

Шикләнелә торган ике үсмерне кайнар эзләр буенча токтарлаганнар. 

Реклама

фото һәм чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/2018/07/18/168118/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X