САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Чаллыда этләр кешеләргә ташланган (ФОТОЛАР)

Чаллыда этләр тешләнгән кешеләр янына табибларны якын китермәгән.

16 июль көнне 21.50 сәгатьтә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына ашыгыч медицина ярдәме сорап хәбәр килә.

Фельдшер сөйләве буенча, шәһәрнең 22/15 йорты янында котырган этләр өере аркасында, алар тешләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтә алмый. Коткаручылар янгын сүндерүче киемен киеп, көчле сирена тавышы кулланып һәм таяклар белән этләрне куып җибәрә алганнар. Шуннан соң гына табиблар әлеге этләр тарафыннан зыян күрүчеләр янына килеп, аларга тиешле медицина ярдәме күрсәтә алган.

Ачыкланганча, 44 яшьлек чаллылы үзенең этен урамга алып чыккан булган, шулвакыт аларга бер өер сукбай этләр ташланган. Аларга каршы көршеп, тагын өч кеше зыян күргән, шул исәптән 55 яшьлек хатын-кыз, ул җитди яралар алган.

 

 

Реклама

c938b888dfecd1a11444603527340036

f1169b245a276e40e0381d010184de96

 

Фото: ГУ МЧС по РТ.

http://maydan.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев