САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бүреләр өере һөҗүм иткән

Башкортстанның Мәләвез районында бүреләр сарыкларга һөҗүм иткән. Хайваннарны Зирек авылында шәхси хуҗалыкларның берсендә үле килеш тапканнар, ә аңарчы берничә ерткыч күрше авылда күренгән.

Хуҗабикә ихатага чыккач, алты сарыкның калдыгын гына тапкан. Билгеле булуынча, сарыкларга бүреләр көндез һөҗүм иткән.   Хайваннарның тиресен һәм һөҗүм урынын ветеринария табибы һәм авыл хакимияте башлыгы караганнар. Эзләр һәм характерлы тешләүләр буенча белгечләр моның бүреләр булуы турында нәтиҗә ясаган. Өстәвенә, алдагы көнне күрше авылда да зур булмаган бүре өере күргәннәр.   - Алар безгә Бөрҗән районы ягыннан килеп чыккандыр. Күренүенчә, ерткычлар иң читтәге ихатага кергән. Кызганычка каршы, без бу мәсьәләне хәл итә алмыйбыз. Моның өчен лицензия кирәк, ә бу безнең компетенциядә түгел, - ди Әбит авыл Советы башлыгы Фәнир Үмәргалин.   Шулай булгач, урындагы халыкны ерткычлардан беркем дә саклый алмый булып чыга. Бүген исә Кумаевлар хуҗалыгында әниләре белән бәрәннәр генә исән калган, алар бу көнне үлгән хайваннардан аерым ябылган булган.

Чыганак

Фото: bash.news

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев