САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Битлек кияргә сорагач, Казанда бер ир-ат кибет кассасын җимереп ташлаган +ВИДЕО

Кассир хатын куркып калмый, ул ярсыган сатып алучыга каршылык күрсәтә.

Казанның Побежимов урамындагы кибеттә бер ир-ат кассаны тар-мар итеп ташлаган. Аңа битлек кияргә әйткән булганнар. Әлеге вакыйганы видеокүзәтү камерасы төшереп торган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгын хәбәр итте.

Кадрлардан күренгәнчә, кибеткә бер ир-ат килеп керә. Ул битлек киюдән баш тарта, аннары үзен агрессив тота башлый. Ул кассаны вата, сатучыга азык-төлек ыргыта, өстәлдәге әйберләрне бәреп төшерә. Ир-ат шулкадәр ярсый, ул кассир хатынга төкерә.

 Ир-ат кассирга янаулы сүзләр әйтеп кычкыра. Ләкин хатын куркып калмый, ул адекват булмаган ир-атка каршылык күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.

Подробнее: https://intertat.tatar/news/incident/01-11-2020/bitlek-kiyarg-soragach-kazanda-ber-ir-at-kibet-kassasyn-imerep-tashlagan-video-5782659

ФОТО:видеодан скриншот
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://vk.com/video-81538431_456241202?t=