САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бер хатын-кыз һәм аның өч баласы ис газы белән агуланган

2020 елның 10 январендә Казанда бер хатын-кыз һәм аның өч баласы ис газы белән агуланган. 28 яшьлек хатын-кызны, аның җиде һәм ун яшьлек улларын, шулай ук өч яшьлек кызын Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Казанда бер хатын-кыз һәм аның өч баласы ис газы белән агуланган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген иртән катастрофалар медицинасы үзәгенең кизү табибы Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына Авиатөзелеш районында бер шәхси йортта дүрт кеше ис газы белән агулануы хакында хәбәр иткән.

28 яшьлек хатын-кызны, аның җиде һәм ун яшьлек улларын, шулай ук өч яшьлек кызын Республика балалар клиник хастаханәсенә озатканнар.

Реклама

Хәлнең сәбәбен ачыклау өчен белгечләр әлеге йортка юл тоткан.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/incident/10-01-2020/kazanda-ber-hatyn-kyz-m-any-ch-balasy-is-gazy-bel-n-agulangan-5715341

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев