САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бер ай чамасы гына авыртты да — үлде

Бер Раббым мине гафу итсен

— Кияүгә яратып чыктым, дип әйтә алмыйм Армиядән кайткан көнне үк кичке уенда мине күрде дә озата кайтты ул. Сигез көн рәттән озатты. Ә тугызынчы көнне урлап өенә алып кайтты. Ризалык сорап тору да юк. Мин кияүгә чыгу турында уйламаган да идем әле. 

Егетнең әнисе ул кечкенә чакта ук үлгән. Төскә-биткә бик матур булган аның әнисе, әмма бәхете булмаган. “Булма матур, бул бәхетле, бәхет матур күрсәтә”, — дип юкка гына әйтмәгәннәр шул. Каенанасы көн күрсәтмәгән үзенә, гел каһәрләп, малаена да: “Синең хатының шундый, мондый”, — дип яманлап торган. Бәбиләгәннән соң, эче бик авырткач, иреннән малларга су алып кайтуын үтенгән. “Ирләр синең кебек су ташып йөрми, хатыннары эшли, синеке корсак киереп өйдә ята”, — дип и дулаган да соң каенанасы. Үлеменә дә ул сәбәпче булган (ә бәлки, язмышыдыр), бишенчесенә авырга узгач: “Тапмыйсың! Теләсә ничек төшер балаңны”, — дигән. Бала төшерткәндә кан китеп үлгән ул. Кырыс холыклы әтисе, әниләре үлгәч, тагы да кырысланган. Печән вакытында балаларын иртүк уятып печәнгә алып китә торган булган. Сабыйлар бит инде, йоклыйсылары килә. Әтиләре ике әйтеп тормаган, бер әйтүгә тормасалар, артларына каеш белән генә сыдырган. Көтүдәге малмыни. Кая анда торып булмый, дип иркәләнеп яту. Минем булачак ирем шуларның барысын да татып, күреп үскән, хатын-кызны кешегә саныйсы түгел, дигән уй күңеленә яшьтән үк сеңеп калган. Дүрт бала ятим калганда, олысына — минем ирем булачагына — 12 яшь, иң кечкенәсенә 3 яшь була. Әбиләре: “Улым, өйлән, мин бу дүрт малайны карый алмыйм”, — ди. 

Тик яшь әниләре әбиләренең усаллыгына түзә алмый өенә кайтып китә.  Шулай итеп, малайлар әбиләре тәрбиясендә үсә. Тик тәртипле итеп үстерми ул аларны, бисмилла әйтеп, җылы сүзләр белән тәрбияләми. Малайлар бик яшьтән тәмәке тартып, аракы эчеп, бик әшәке итеп сүгенә торган булып үсәләр.

Менә шундый гаиләгә килен итеп урлап алып кайттылар мине. Урлыйсы булгач, никах өстәле әзерләнгән дип уйлыйм инде мин. Баксаң... өйләрендә бернәрсә юк, хәтта камыр куярга оннары да юк. Әниләргә барып, бөтенесен хәстәрләп, үзебез никах үткәрдек.

Ярар, яши башладык. Икебез дә колхозда эшлибез. Бер буш торган колхоз йорты бар иде, шуны, хәлебезгә кереп, безгә бирделәр. Бер ярты еллап әйбәт кенә яшәдек. Тора-бара ирем бик еш кына эчеп кайта, тавыш чыгара, бик әшәке сүзләр әйтә, әче итеп сүгенә, җитмәсә, кул күтәрә башлады. Мин үзем, ир-малайлар арасында үссәм дә, бер әшәке сүз дә ишетмичә, бисмиллалы, тыныч гаиләдә үстем. Тавыш күтәреп сөйләшкән кеше дә юк иде безнең өйдә. Ирем сүгенгән саен өстемә пычрак су аткан кебек. Шуның өстенә ашау талымлый, нәрсә пешерсәм, шуны ошатмый. Югыйсә, пешерә белми торган кеше түгел мин, нәрсәгә тотынсам да, мактый-мактый ашыйлар иде. Бәйләнергә бер сәбәп кирәк булгандыр инде моңа. Ашаганда бер генә мәртәбә дә сүгенмичә ашамый. Ризык өчен үзем оялып утырам. Ни гаҗәп, исерек булмаганда да сүгенмичә ашамый иде ул. Шулкадәр тәрбиясез. Йөрәгем телгәләнсә дә, түзәм. Тугыз айдан соң кызыбыз туды. Булмый инде, ахры, сабырлыгым бетте инде, ди-ди, көн артыннан көн үтте. Кызыбызга ун яшь булганда улым дөньяга килде. Иске генә телевизорыбыз бар иде. Улыма дүрт яшьләр чамасы. Ата кеше телевизорны күтәреп чыгып бара, эчәргә акча кирәк. Улым: “Әти, алып китмә инде”, — дип кечкенә кулларын сузып елап калды. Аны бер читкә этеп кенә җибәрде.

Бер-береңне яратып, хөрмәт итеп, берәр җиргә китсә, сагынып көтеп алырдай, тыныч гаилә тормышы турындагы хыялымның бер кыйпылчыгы гына да юк иде безнең тормышта. Ул көннән-көн явызланды. Шуннан бер хәбәр ишетелде: авылыбыздагы аракы сатып ята торган бер тол хатынга ияләшкән икән. Күзләре тонып, соң гына исереп кайта да сүгенә-сүгенә мине кыйный. Кайтмый калган көннәре дә була. Киенгән килеш йоклыйм. Балаларның да котлары алынып бетте, олысы тотлыга башлады. Кайтмаса, төн уртасында теге хатынның капка төбенә барып көтеп торам, ул чыккач: “Нәрсә мине эзләп йөрисең, эт”, — дип сүгенә-сүгенә кайта да, ишегалдында мине кыйнап, шарт итеп ишекне бикләп кереп китә иде. Андый төннәрне ишек төбендә үткәрә идем, мәрхәмәте килеп, ишекне чыгып ачса — керәсең, ачмаса — салкынмы, җилме, яңгырмы — шунда үткәрәсең. Берсендә, шулай, дер-дер килеп теге хатынның капка төбендә утырганда, карасам, артымнан кызым килгән. “Сине кыйнап үтермәсен, дип килдем”, — ди. Кызымны кысып-кысып кочаклап еладым. Бер-беребезгә иптәш булып бик озак сакладык без ул капка төбен.

Эчкән аракысыннан булдымы, теге хатын нәрсәдер кушып эчердеме (кеше шулай дип тә әйтте), минем, балаларның күз яше төштеме, иремнең ашказаны авырта башлады. Бер ай чамасы гына авыртты да — үлде. Мәетенә теге хатын да килгән иде. Кеше: “Нишләп керттең аны?” — дисә дә, мин нишли алам инде, мәет өстендә талашып утырып булмый бит.

Менә шулар барысы да минем бәгыремне таш итте инде. Вакыт барысын да оныттыра, диләр. Минем үземнең дә аңа рәнҗеп яшисем килми. Бәлки, берәр вакыт мин аны тыныч кына искә төшерермен, аңа багышлап догалар да кылырмын. Ә хәзергә… хәзергә искә төшерәсәм дә килми…
Бер Раббым мине гафу итсен.

Реклама

ФОТО ҺӘМ ЧЫГАНАК:https://vk.com/suumbike
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X