САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Бөек Ватан сугышы ветераны Мизхәт Хәлимов вафат

Сарман авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Хәлимов Мизхәт Хәлим улына 10 мартта 98 яшь тулган иде.

Өлкән яшьтә булуына карамастан, шат күңелле, җор телле булган, 97 яшендә дә гармунын кулыннан төшермәгән, районда үткән барлык чараларда актив катнашкан Мизхәт абый кичә вафат булган.
Ветеранның оптимизмы, яшәү дәрте күпләрне сокландырды. Гармуннары күп иде аның, көн саен һәркайсын бер кат барлап чыга иде.
- Гармунын кулына алса, йөзләре үзгәрә. Уйнап, күңеленә тынычлык таба, кәефләре күтәрелә, - ди иде кызы Гөлсинә апа.
Без Мизхәт абыйның якыннарының кайгысын уртаклашабыз, ветеранның урыны оҗмахта булсын.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X