Бармаксыз кала язган...

Вологда шәһәрендә 13 яшьлек кыз матурлык салонында маникюр ясата

Шуннан соң аның бармак очларында көчле авырту барлыкка килә. Алар шешә һәм ялкынсыну башлана.
Табиблар кызның өч бармагында эренле инфекция таралуын ачыклый. Үсмергә берничә тапкыр операция ясыйлар. Алда мәктәп укучысын бик күп авыр процедуралар көтә. Табиблар әлегә инфекциянең нәтиҗәләрен фаразлый алмый.

Әлбәттә, салон җитәкчелеге бу мәсьәләне хокук саклау органнары катнашлыгыннан башка хәл итәргә тели. Зыян күргән гаиләгә процедураның бәясен кире кайтарырга, шулай ук дәвалануга киткән чыгымнарны компенсацияләргә тәкъдим итәләр.

Шуңа карамастан, кызның әти-әнисе прокуратурага мөрәҗәгать иткән. Шуннан соң салон зыянны капларга омтылудан туктаган.

Фото: Социаль челтәрләрдән.

 

Автор: Юлия Төхбәтуллина

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте