Аю хатын-кызга һөҗүм иткән

Приамурьедагы туристлык базасында аю хатын-кызга һөҗүм иткән.

Зыян күрүче авыр хәлдә, аның сул кулын кискәннәр.

Приамурьедагы туристлык базасында аю һөҗүменнән зыян күргән хатын-кыз Амур өлкә клиник хастаханәсендә реанимациядә ята, аның сул кулын кискәннәр. Бу хакта ТАСС агентлыгы төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән хәбәр итә.

«Зыян күрүче реанимациядә ята. Хәле авыр, җәрәхәтләре җитди. Аның сул кулын кисәргә туры килде», - дип ачыклык керттеләр министрлыкта.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгының «Благовещенский» муниципальара бүлеге матбугат хезмәтендә искәртүләренчә, дүшәмбе кичендә бер туристлык базасыннан гадәттән тыш хәл турында хәбәр килгән. Бер хатын-кыз, аюны ашату өчен, әлеге ерткыч яшәгән читлеккә кулын тыга. Аю аны эләктереп ала һәм җитди җәрәхәтләр ясый. Урынга килгән оператив төркем тикшерү үткәрү өчен материаллар җыя.

РФ Тикшерү комитетының төбәк идарәсеннән хәбәр итүләренчә, әлеге факт буенча тикшерү уздырыла, аның барышында туристлык базасы хезмәткәрләренең гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк.

 

Фото: https://pixabay.com

 https://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 4 февраль 2021 - 13:50
    Фирдүс Тямаевтан - «Татарлар» җыры
  • 21 гыйнвар 2021 - 16:19
    Сарман районыннан Илгиз Мусин “Джентельмены удачи” кинофильмында уйный
  • 2021 елга нинди максатлар куйдыгыз? .
    7 кеше тавыш бирде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте
  • Сарманда креатив чаналар фестивале үтте
  • Реконструкциядән соң Россия Эчке эшләр министрлыгының Сарман районы буенча бүлеге бинасы ачылды
  • Районда Уңыш бәйрәме узды.
  • Сарманлылар Яңа Бүләккә бардылар
  • Районга Татарстан Республикасында бала хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина килде
  • 5 март 2021 - 14:32
    Зөбәрҗәт туйга килеп җиткәннәр
    Зөбәрҗәт туйга иң бәхетлеләр – кыенлыкларга бирешмәүче, мәхәббәт хисен еллар агышында, тормыш юлында очраган давылларда саклап кала алучылар гына килеп җитә алалардыр.
    278
    0
    0