САРМАН

Сармановский район

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Хәвеф-хәтәр

Армиядә ток сугып үтергән Илдар Сираҗевның әти-әнисе суд юлын таптарга мәҗбүр

Ата-ана улларын югалткан өчен суд аша 3 миллион сум әхлакый зыянны түләттерергә тели.

Сүз 2019 елда һәлак булган Илдар Сираҗев турында. Егетне хәрби хезмәт вакытында Свердловск өлкәсендә ток сугып үтерә. Кичә бу эш буенча судта беренче утырыш булды.

Ата-ана улларын армиягә хезмәт итәргә озата, ә үләргә түгел. Гөлсимә Сираҗева бу кайгы аны гомер азагына кадәр озата барачак, ди. 20 яшьлек Илдар Екатеринбургта хезмәт иткән вакытта ток сугудан үлгән. 2019 елдан егетнең әти-әнисе суд инстанцияләре буенча йөри.

Ата-ана 3 миллион сум күләмендә әхлакый зыянны каплатырга тели. Алар сабыйлары үлемендә взвод командирларын гаепле дип саный.

"Сержант-контрактчы гаепле булып чыга. Аны 2 елга шартлы рәвештә хөкем иттеләр. Ул файдалану кагыйдәләрен бозуда гаепләнә һәм командирлар командасы буенча рубильникны кабыза, аның гаебе шунда", - ди Башкортостанның хәрби хезмәткәрләрне яклау комитеты идарәсе рәисе Владимир Симарчук.

Армиягә кадәр Илдар автотранспорт көллиятен тәмамлый һәм автомобильләрне яхшы белә. Язмыш ирониясе белән аны машинасына утырганда ток суга. Армиядән соң егет аграр университетка укырга керергә хыялланган...

ЧЫГАНАК

Фото: башньюс 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев