Апасын суйган миллионер төрмәдә утырмаячак !?

Инглиз телен өйрәнү буенча бик популяр LinguaLeo кушымтасын уйлап табучы Айнур Әбделнасыйров, Дүртөйлегә кайткач, бертуган апасына пычак кадаган.

Бу турыда "Кызыл таң" газетасы яза. Аның 47 яшьлек туганы шизофрения белән интеккән һәм гомере буе әнисе белән яшәгән. Ул көнне әнисе кибеткә китә, Айнурга туганын карап торырга куша. Әйләнеп кайтканда коточкыч күренешкә тап була: йорт янында ашыгыч ярдәм машинасы, кызының канга баткан гәүдәсе һәм аның янында Айнур басып тора. Полиция егетне кулга ала. Тикшерү вакытында Айнурның да психикасы тәртиптә булмавы ачыкланган. Берничә экспертиза аның "үз гамәлләренең куркыныч булуын аңлап бетермәвен " күрсәткән. Егетнең үз-үзен дөрес тотмау билгеләре 2013 елда ук күренә башлаган. Тикшерү барышында аның үз-үзен белештермичә пычак белән ташланганлыгы ачыклана. Төрмәгә утырту урынына Айнур Әбделнасыйровны клиникага мәҗбүри дәвалануга җибәрәчәкләр. --- Тулырак: https://matbugat.ru/news/?id=26925

ФОТО:http://pixabay.com/ru/vectors/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов:
  • 9 май 2021 - 14:59
    Вәзирә ханым бәйрәмдә әнисен искә алды
  • 9 май 2021 - 12:44
    Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сез чүп-чарны сортларга бүләсезме? .
    10 кеше тавыш бирде
  • Ретро машиналар парады ветераннарны сугышчан яшьлекләренә алып кайтты
  • Бөек Җиңүгә багышланган парадны район халкы горурланып карады
  • Сарман халкы Бөек Җиңү бәйрәмен бердәм булып каршы алды
  • Сарманда “Нәүрүз” гөрләде
  • Әзһәр аганың яңа китабы тәкъдир ителде
  • Мор өстендә картингчылар ярыша
  • Сарманда ярминкә гөрләде
  • Автомобиль йөртүче әбиләр һәм бабайлар ярыштылар
  • 9 май. Сарманда ветераннарны котлау
  • "Әниләр һәм бәбиләр” Сарман сәхнәсен гөрләтте